ҺАВА ТОРЫШЫ -7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Транспорт министрлыгы ел ахырына кадәр Мисырга очышлар турында указ проекты әзерли
Фәрит Мөхәммәтшин пенсионерларга: Үземне сезнең оешмада дип саный башлыйм
Роберт Миңнуллин: Татар балалар әдәбиятында торгынлык чоры. Яңача язасы килә
“Әкият” курчак театры 82 яңа ел тамашасы күрсәтәчәк
WorldSkills флагы космоска китә

Икътисад

Росстат 2017 елда россиялеләрнең Яңа ел табыны күпмегә кыйммәтләнүен исәпләп чыгарды

7 декабрь 2017, 15:02

Росстат 2017 елда россиялеләрнең Яңа ел табыны күпмегә кыйммәтләнүен исәпләп чыгарды Бер ел эчендә барыннан да элек кызыл уылдык һәм атланмайның бәясе күтәрелгән, аракы – 3,5, Россия шампан шәрабы 4,6 процентка кыйммәтләнгән.

(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ»). 2017 елда россиялеләргә Яңа ел табынын әзерләү, узган елга караганда, 4 процентка диярлек кыйммәткәрәк төшәчәк, дип хәбәр итә «РИА Новости».

Бер ел эчендә барыннан да элек кызыл уылдык һәм атланмайның бәясе күтәрелгән, аракы – 3,5, Россия шампан шәрабы 4,6 процентка кыйммәтләнгән.

Росстат быелның ноябрь ае нәтиҗәләре буенча азык-төлек бәяләреннән чыгып, дүрт кешедән торган гаиләгә Яңа ел табыны әзерләү өчен кирәкле товарлар җыелмасының бәясен исәпләп чыгарган. Аннан күренгәнчә, 2017 елда әлеге җыелманың бәясе 6,096 сум тәшкил итәчәк. Бу – узган елгы күрсәткечкә караганда 3,76 процентка (5,875 сум) артыграк.

Росстат мәгълүматлары буенча, бу җыелманың иң кыйммәте – Чукоткада (8,1 мең сум), Ненец автономияле округында (7,7 мең сум) һәм Якутиядә (7,6 мең сум). Мәскәү әлеге исемлектә дүртенче урынны били (7,4 мең сум). Яңа ел табынының иң арзаны – Ингушетиядә (3,1 мең сум).

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр