ҺАВА ТОРЫШЫ -7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Транспорт министрлыгы ел ахырына кадәр Мисырга очышлар турында указ проекты әзерли
Фәрит Мөхәммәтшин пенсионерларга: Үземне сезнең оешмада дип саный башлыйм
Роберт Миңнуллин: Татар балалар әдәбиятында торгынлык чоры. Яңача язасы килә
“Әкият” курчак театры 82 яңа ел тамашасы күрсәтәчәк
WorldSkills флагы космоска китә

Хәвеф-хәтәр

Татарстанда Россиягә кертү тыелган биш мең тоннага якын продукция юк ителгән

7 декабрь 2017, 13:53

Татарстанда Россиягә кертү тыелган биш мең тоннага якын продукция юк ителгән Тикшерүләр нәтиҗәсендә республика сәүдә комплекслары һәм складларында Россиягә кертү тыелган алма, груша, помидор һәм сыр табылган.

(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ»). Быел Татарстанда Россиягә кертү тыелган биш мең тоннага якын яшелчә, җиләк-җимеш һәм сыр юк ителгән, дип хәбәр итә Россельхознадзорның ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте.

Республика таможнячылары Татарстан транспорт прокуратурасы һәм Россельхознадзорның ТР буенча идарәсе белән берлектә сәүдә комплекслары һәм складларда Россиягә кертү тыелган продукцияне ачыклау максатыннан даими рәвештә рейдлар үткәрә.

Россельхознадзор белгечләре Польшадан кертелгән алма, груша һәм салатны, Литва, Франция, Голландия һәм Германия сырларын, Төркия помидорларын табып, юк иткән.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр