ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татарстан китап нәшрияты китапларын “Кызыл мәйдан-2018” фестивалендә тәкъдим итәләр
Татарстанның кайбер хуҗалыкларында язгы чәчүне төгәлләделәр
Казанда футбол буенча Дөнья чемпионаты вакытында митинглар үткәрүне чикләячәкләр
23 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Фәрит Мөхәммәтшин татарстанлыларны Cлавян язуы һәм мәдәнияте көне белән котлады

Икътисад

Россиянең иң түбән һәм югары хезмәт хаклары түләнә торган төбәкләр ачыкланды

7 декабрь 2017, 11:52

Россиянең иң түбән һәм югары хезмәт хаклары түләнә торган төбәкләр ачыкланды Россиядә халыкның 11 проценттан артыгы аена 10 мең сумнан азрак хезмәт хакына эшләп йөри.

(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ»). «РИА Рейтинг» компаниясе аналитиклары Россиянең иң түбән һәм югары хезмәт хаклары түләнә торган төбәкләрен атады, дип яза «Российская газета».

Югары хезмәт хаклары түләнә торган төбәкләр арасында лидерлар – төньяк һәм Ерак Көнчыгыш төбәкләре, шулай ук Мәскәү шәһәре. Төньяк Кавказда яшәүчеләр исә иң аз хезмәт хакы ала.

Ямал-Hенец автономияле округында хезмәткәрләрнең 24 проценты диярлек аена 100 мең сумнан артык акча эшли. Икенче урында – Чукотка (20,9 процент), өченчедә - Мәскәү (17,05 процент).

«Тагын алты төбәктә (Hенец автономияле округы, Магадан өлкәсе, Сахалин өлкәсе, Ханты-Манси автономияле округы - Югра, Камчатка крае һәм Саха (Якутия) Республикасы) әлеге күрсәткеч 10 проценттан артып китә», - диелә хәбәрдә.

Төньяк Кавказ республикалары һәм Россиянең үзәк төбәкләрендә яшәүчеләр иң аз хезмәт хакы алып эшли. Анда эшкә сәләтле кешеләрнең нибары 0,48-0,56 проценты гына өенә 100 мең сумнан артык акча алып кайта.

Тулаем алганда, Россиядә халыкның 11 проценттан артыгы аена 10 мең сумнан азрак хезмәт хакына эшләп йөри.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10