ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татарстан Президенты Төркия Премьер-министры белән икътисади хезмәттәшлек турында сөйләште
“Татмедиа” агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов алдынгы журналистларны бүләкләде
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте пленумы Рамазан ае башлану көнен раслады
А.Хәбибуллин хөкемгә тартылган кешегә Татарстанда дәүләт бүләге бирелмәячәген хәбәр итте
Минск шәһәрендә "Чишмә" татар-башкорт оешмасы егерме еллыгын билгеләп үтте

Икътисад

Татарстан Россия Хөкүмәтеннән 1,5 миллиард сумнан артык акча алырга мөмкин

7 декабрь 2017, 11:22

Татарстан Россия Хөкүмәтеннән 1,5 миллиард сумнан артык акча алырга мөмкин Татарстан Республикасы социаль-икътисади үсеш темплары югары булган лидер төбәкләр өчлегенә керде.

(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Россия Федерациясе Хөкүмәтеннән дотация рәвешендә 1,67 миллиард сум акча алырга мөмкин, дип хәбәр ителә Россия Министрлар Кабинеты сайтында.

Республика социаль-икътисади үсеш темплары югары булган лидер төбәкләр өчлегенә керде. Беренче урында – Саха (Якутия) Республикасы, аңа 2,5 миллиард сум дотация бирергә мөмкиннәр. Өченче урында – Мәскәү өлкәсе (1,6 миллиард сум).

Дотацияләргә Россиянең барлыгы 40 субъекты дәгъва кыла, аларны социаль-икътисади үсеш темплары буенча сайлап алдылар. Төбәкләргә барлыгы 20 миллиард сум күләмендә дотация бүлеп бирү күздә тотыла.

Әлеге мәсьәләне бүген Россия Хөкүмәте утырышында караячаклар. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10