ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
21 апрельнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Радик Юльякшинга Татарстан Мәдәният министрлыгының Мактау кәгазе тапшырылды
Быел Казанда “Үлемсез полк” акциясендә 120 мең кеше катнашыр дип көтелә
Сызраньда беренче тапкыр “Татар яшьләре лидеры" мәктәбе булды
Киров өлкәсендә юл һәлакәтендә биш кеше, шул исәптән бала үлгән

Җәмгыять

2018 елда Казаннан Беларусь, Әрмәнстан һәм Грузиягә авиарейслар ачыла

7 декабрь 2017, 10:04

2018 елда Казаннан Беларусь, Әрмәнстан һәм Грузиягә авиарейслар ачыла «Бигеш» аэропортыннан Төркиянең Даламан шәһәренә дә авиарейслар ачылыр дип көтелә.

(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). 2018 елда Казаннан Беларусь, Әрмәнстан һәм Грузиягә авиарейслар ачу күздә тотыла. Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә биргән интервьюсында шулай дип белдерде.

Ноябрь башында Росавиация Татарстанның «ЮВТ Аэро» авиакомпаниясенә Казаннан Минскига рейслар ачарга рөхсәт бирде. Хәзер Беларусь Республикасыннан гына рөхсәт аласы калды, диде Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры.

Моннан тыш, 2018 елда «Бигеш» аэропортыннан Төркиянең Даламан шәһәренә дә авиарейслар ачылыр дип көтелә.

«Без географияне тагын да киңәйтүне максат итеп куябыз һәм Татарстанны башка илләр белән яхшырак бәйләргә, ягъни халыкара партнерлар санын сизелерлек арттырырга омтылабыз», - дип искәртте Ленар Сафин.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10