ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казанда милләтара шахмат турниры узды
Казан хоккейчылары Электростальдә клубташларын 3:2 исәбе белән җиңде
Кушлавыч ник бездән ерак? - "Ватаным Татарстан" газетасы
Казанның меңнән артык укучысы милли уеннар белән танышачак
"Əлиф" спектакле Бакуда унынчы тапкыр уйналган

Җәмгыять, Фән һәм мәгариф

Миңнеханов Борһановны Мәгариф һәм фән министры итеп билгеләнүен шәрехләде

7 декабрь 2017, 07:32

Рафис Борһановның укыту тәҗрибәсе булмавы аның уңышлы эшләвенә киртә булмаячак, дип җиткерде Президент.

(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Энгель Фаттаховның Мәгариф һәм фән министры постыннан китүен, бу урынга Рафис Борһановның билгеләнүен шәрехләде. Рафис Борһановның укыту тәҗрибәсе булмавы аның уңышлы эшләвенә киртә булмаячак, дип җиткерде Президент Мәскәү һәм федераль гаммәви мәгълүмат чаралары журналистларына Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге медиаклуб утырышында.

"Минем дә президент булганым юк иде. Һәрберебез үз вазыйфасына килә. Кемдер булдыра ала, кемнеңдер килеп чыкмый. Белем бирү системасы бик катлаулы һәм гади генә түгел. Бүгенге шартларда вазгыять бик үк тыныч түгел. Монда безнең дә гаеп бардыр. Барысын да тынычландыра һәм берләштерә алырдай кеше кирәк. Рафис Борһанов зур юл узды: ул Казанда да, Яшьләр һәм спорт министрлыгында да эшләде, ул системаны белә. Сез аны авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган дип әйтерсез, мин да әлеге уку йортын тәмамладым. Без һәр көн укырга һәм өйрәнергә тиеш", - дип, Миңнехановның сүзләрен китерә Татарстан Республикасы Президенты матбугат хезмәте.

Татарстанның Россиядәге Вәкаләтле вәкиллеге каршындагы медиаклуб 2010 елның декабрендә оеша. Ул йөздән артык журналистны – федераль һәм Мәскәүнең әйдәп баручы гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләрен берләштерә. Аларның барысы да Татарстанда туган, шунда укыган яки эшләгән. Медиаклуб иҗтимагый инициативаларга ярдәм күрсәтү һәм аларны яктыртуны максат итеп куя.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10