ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татарстан китап нәшрияты китапларын “Кызыл мәйдан-2018” фестивалендә тәкъдим итәләр
Татарстанның кайбер хуҗалыкларында язгы чәчүне төгәлләделәр
Казанда футбол буенча Дөнья чемпионаты вакытында митинглар үткәрүне чикләячәкләр
23 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Фәрит Мөхәммәтшин татарстанлыларны Cлавян язуы һәм мәдәнияте көне белән котлады

Җәмгыять

Зәйнең “Тату гаилә” коррекция бакчасында хәйрия чарасы узды

7 декабрь 2017, 01:00

Зәйнең “Тату гаилә” коррекция бакчасында хәйрия чарасы узды Биредә төрле дәрәҗәдә физик мөмкинлеге чикләнгән 75 бала тәрбияләнә, шуларның 12се - инвалид.

(Зәй,  7 декабрь, “Татар-информ”,“Зәй офыклары”, Рәзимә Кашапова). Зәйнең "Тату гаилә" балалар бакчаларында тәрбияләнүче сабыйлар янына район башлыгы Разиф Кәримов, шәһәрнең оешма-предприятие җитәкчеләре, шәхси эшмәкәрләр кунакка килде. Малай-кызлар кунакларга бакчада өйрәнгән шөгыльләрен күрсәттеләр, җырлар-биеп, шигырьләр сөйләделәр. Балалар ясаган кул эшләре алар өчен иң зур бүләк булды, дип яза җирле басма.

Биредә төрле дәрәҗәдә физик мөмкинлеге чикләнгән 75 бала тәрбияләнә, шуларның 12се - инвалид. Елның-елында инвалидлар ункөнлеге кысаларында әлеге бакчада хәйриячеләр катнашында күп төрле чаралар оештырыла. Әлеге бакчада тәрбияләнүче нәниләр үзләре дә Ак таяклылар айлыгы чаралары һәм инвалидлар декадасын ачу тантанасында башкару осталыклары белән сөендерә. Бүген балалар тарафыннан кунакларга тәкъдим ителгән һәр чыгыш энҗе-мәрҗән бөртегенә тиң, киемнәре исә килешле, матур, башкару осталыклары сокланырлык. Һәр чыгыш кунакларның көчле алкышларына күмелде.

-Биредә без җылы матур чыгышлардан ял иттек, коллективның бербөтен булып, тырышып эшләве күренә, әлеге үзенчәлекле бакчага ярдәм кулы сузарга килгән оешма-предприятие җитәкчеләре, шәхси эшмәкәрләргә рәхмәтлебез, игелекле гамәл балалар күңелендә озак сакланучан ул, -диде Разиф Кәримов.

Чыгышында ул район үзәк дәваханәсенең булачак балалар бүлеге, елның Балалар һәм яшьләр елы шигаре астында узуы турында сөйләп, бакчага ноутбук бүләк итте.
Оешма җитәкчеләре дә гадәттәгечә бүләкләр белән килгән иде. Мәсәлән, "Зәй-Су каналы" "Тату гаилә"дә тәрбияләнүчеләргә файдалану өчен ноутбук алып килде.

"Мефро уилз Руссия-Зәй заводы" яңа ел бәйрәменә уенчыклар, "Зәй шикәре" заводы - тукыма, “Зәй крекер” заводы исә спорт кирәк-ярагы өчен сертификатлар алып килде. Игелекле эш башында торучы ГРЭС быел да үз бүләген булдырды. Эшмәкәрләр исә Яңа ел уенчыклары музыкаль үзәк, зур итеп торт ясап алып килгәннәр иде. Малай-кызлардан битәр, бүген кунаклар үзләре сөенде.

-Минем биредә кызым тәрбияләнде, шуңа коллектив миңа бик якын. Алар һәрвакыт шулай елмаеп каршы алалар, янып торалар, ә боеккан күңелле балаларны сөендерү минем үземә шатлык китерә, иртәгеге көнгә ышаныч уята, - ди эшмәкәр Дамир Таҗетдинов.

Аннан кунаклар бакча буйлап йөреп, төркемнәр эшчәнлеге белән танышты, тәрбияче. Балалар белән аралашты.

- Әлеге очрашу бакчада матур гадәткә әйләнде, ул җан бәйрәме кебек. Без ярдәм сорап кемгә, кайсы оешма учреждениегә чыксак та, беркайчан кире җавап алган юк, җитәкчеләребезнең мәрхәмәтле мөнәсәбәтләрен тоеп яшибез. Булышлык күрсәтүче район башлыгы, барлык зәйлеләргә зур рәхмәтлебез. Ихтыяҗыбыз буенча булышлык итү белән балаларның сәламәтлеге яхшыруга бара, - диде бакча мөдире Мария Петрякова.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10