ҺАВА ТОРЫШЫ -7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Транспорт министрлыгы ел ахырына кадәр Мисырга очышлар турында указ проекты әзерли
Фәрит Мөхәммәтшин пенсионерларга: Үземне сезнең оешмада дип саный башлыйм
Роберт Миңнуллин: Татар балалар әдәбиятында торгынлык чоры. Яңача язасы килә
“Әкият” курчак театры 82 яңа ел тамашасы күрсәтәчәк
WorldSkills флагы космоска китә

Җәмгыять

Лениногорскиның музей хезмәткәрләре мөмкинлеге чикләнгән балалар янында булды

7 декабрь 2017, 02:00 , Фото: "Заман сулышы"

Лениногорскиның музей хезмәткәрләре мөмкинлеге чикләнгән балалар янында булды Очрашу ахырында укучылар белән бергә мордва халык әкиятен уйнадылар.

(Лениногорск, 7 декабрь , “Татар-информ”, “Заман сулышы”). Инвалидлар декадасы кысаларында, Лениногорскиның Туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре мөмкинлеге чикләнгән балалар укый торган 14нче коррекцион мәктәпкә барып, “Халкым әкиятләре” этнография дәресе үткәрде, дип хәбәр итә район газеты.

Лениногорск күпмилләтле халык яши торган шәһәр. Шунлыктан музей хезмәткәрләре мәктәпнең 2-9 сыйныф укучыларын безнең районда яшәүче милләтләрнең әкият дөньясына алып керде, могҗизалы илдә сәяхәт иттеләр.

Әкият герое – Убырлы карчыкның төрле халыкта төрлечә аталуын да аңлаттылар. Кайбер очракларда ул алай явыз да булмый икән.

Очрашу ахырында укучылар белән бергә мордва халык әкиятен уйнадылар.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр