ҺАВА ТОРЫШЫ -7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Транспорт министрлыгы ел ахырына кадәр Мисырга очышлар турында указ проекты әзерли
Фәрит Мөхәммәтшин пенсионерларга: Үземне сезнең оешмада дип саный башлыйм
Роберт Миңнуллин: Татар балалар әдәбиятында торгынлык чоры. Яңача язасы килә
“Әкият” курчак театры 82 яңа ел тамашасы күрсәтәчәк
WorldSkills флагы космоска китә

Спорт

Балтачта РСФСРның спорт мастеры Дамир Сафиуллинны искә алдылар

7 декабрь 2017, 00:00 , Фото: "Хезмәт"

Балтачта РСФСРның спорт мастеры Дамир Сафиуллинны искә алдылар Әлеге мәртәбәле бәйгедә барлыгы 16 команда катнашты.

(Балтач, 7 декабрь, “Татар-информ”, “Хезмәт”, Нурзада Сәмигуллин). Балтач районы Яңгул мәдәният йортында шушы авылның данлыклы көрәш батыры, РСФСРның спорт мастеры Дамир Сафиуллин истәлегенә багышланган көрәш бәйгесе булды, дип яза җирле басма.

Әлеге мәртәбәле бәйгедә барлыгы 16 команда катнашты. Командалар арасында «Борнак» җәмгыяте көрәшчеләренә тиңнәр булмады. «Татарстан» һәм «Яңа тормыш» хуҗалыкларыннан килгән спортчылар икенче, өченче урыннарны бүлеште.

Көрәшчеләр арасында “Хәтәр” дип танылган, җиңү белмәс Дамир Сафиуллин призына үткән ярышлар шәхси беренчелектә көч сынашучыларның күплеге белән дә аерылып тора.  Үз үлчәү авырлыкларында Илдан Әхмәтханов, Ирек Әхмәтханов, Айрат Хәйруллин, Руслан Нәфыйков, Рәдис Сәмигуллиннар җиңүче булып танылды.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр