ҺАВА ТОРЫШЫ -7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Халыкара туган тел көнендә Кариев театры “Галиябану” спектаклен күрсәтәчәк
Татарстанның халык артисты Георгий Ибушев Сарман районында чыгыш ясаячак
Халыклар дуслыгы йортында туган тел көненә багышланган бәйрәм концерты уза
20 февральнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
1 апрельдән пенсия 3 процентка кадәр артачак

Спорт

Зиннәтулла Билалетдинов: Ил башлыгы Уеннарда катнашырга рөхсәт биргән икән сорау туа алмый

6 декабрь 2017, 22:25 , Фото: Ильнар Тухбатов

Зиннәтулла Билалетдинов: Ил башлыгы Уеннарда катнашырга рөхсәт биргән икән сорау туа алмый "Ак Барс" хоккей командасы тренеры бүгенге уеннан соң Олимпиадага кагылышлы сорауга кыска гына җавабын бирде.

(Казан, 6 декабрь, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). Үз бозында СКА хоккейчыларына оттырганнан соң, “Ак Барс” командасы баш тренеры Зиннәтулла Билалетдинов үз уенчыларын тәнкыйтьләмәде.

“Яхшы уен булды, тамашачылар канәгать калгандыр. Командалар яхшы хоккей күрсәтте, шуңа да ялгышлар турында сөйләү урынсыз”, – диде Билалетдинов.

Баш тренер өченче периодта команданың һөҗүмнәр оештыра алмавын көндәшнең көчле булуы белән бәйләп аңлатты.

“Без көчле командага каршы уйнадык, алар һөҗүм дә итә һәм саклана да белә. Сакчы Михаил Сидоровның ялгышуымы? Яшь уенчы бит әле, кайвакыт ялгыша. Икенче гол вакытында Василий Токранов та ялгышты – төрле хәл була”, – диде ул.

Зиннәтулла Билалетдиновның Россия хоккейчыларының нейтраль әләм астында Олимпиадада уйнауларына карата да фикерен ишеттек.

“Ил башлыгы катнашырга рөхсәт биргән икән, сорау туа алмый”, – диде Билалетдинов.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр