ҺАВА ТОРЫШЫ -7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Транспорт министрлыгы ел ахырына кадәр Мисырга очышлар турында указ проекты әзерли
Фәрит Мөхәммәтшин пенсионерларга: Үземне сезнең оешмада дип саный башлыйм
Роберт Миңнуллин: Татар балалар әдәбиятында торгынлык чоры. Яңача язасы килә
“Әкият” курчак театры 82 яңа ел тамашасы күрсәтәчәк
WorldSkills флагы космоска китә

Сәясәт

Владимир Путин президент сайлауларында катнашачак

6 декабрь 2017, 17:40 , Фото: Ильнар Тухбатов

Владимир Путин президент сайлауларында катнашачак "Мин Россия Федерациясе Президенты вазифасына үз кандидатурамны тәкъдим итәчәкмен”, - диде ул.

(Казан, 6 декабрь, «Татар-информ»). Түбән Новгородта ГАЗ предприятиясе хезмәткәрләре белән очрашуда Владимир Путин 2018 елда Президент сайлауларында үз кандидатурасын тәкъдим итәчәген белдерде.

“Мин Россия Федерациясе Президенты вазифасына үз кандидатурамны тәкъдим итәчәкмен”, - диде ул.

Владимир Путин Россия Федерациясе Хөкүмәтен 1999 елның августыннан җитәкләде - 1999 елның 31 декабрендә Борис Ельцин отставкага киткәч, президент вазифасын башкаручы булды. 2000-2004 һәм 2004-2008 елларда дәүләт башлыгы иде, аннары яңадан Премьер-министр булды. 2012 елда Президент сайлауларында өченче тапкыр җиңде.

РФ Конституциясе буенча бер үк зат Президент вазифасын ике срок рәттән дә артык били алмый.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр