ҺАВА ТОРЫШЫ -7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Транспорт министрлыгы ел ахырына кадәр Мисырга очышлар турында указ проекты әзерли
Фәрит Мөхәммәтшин пенсионерларга: Үземне сезнең оешмада дип саный башлыйм
Роберт Миңнуллин: Татар балалар әдәбиятында торгынлык чоры. Яңача язасы килә
“Әкият” курчак театры 82 яңа ел тамашасы күрсәтәчәк
WorldSkills флагы космоска китә

Авыл

Питрәч районы хуҗалыкларында терлекчелек семинарлары уза

6 декабрь 2017, 22:00

Питрәч районы хуҗалыкларында терлекчелек семинарлары уза Мондый чараларда терлекләрне кышлату барышы тикшерелә, хуҗалыкларда кулланыла торган савым көтүләрен асрау технологияләре турында сүз бара.

(Питрәч, 6 декабрь, «Татар-информ», «Алга», Ольга Шипшова). Питрәч районы хуҗалыкларында терлекчелек семинарлары уза. Мондый чаралар вакытында терлекләрне кышлату барышы тикшерелә, хуҗалыкларда кулланыла торган савым көтүләрен асрау технологияләре, сыерлар бозаулавы, бозауларны үстерү, тана сыерларны саву һәм башка мөһим мәсьәләләр бәяләнә, дип яза җирле басма.

"Сезгә хуҗалыгыгыз һәм монда эшләүче хезмәткәрләр алдында гына түгел, бөтен авыл алдында зур җаваплылык йөкләнгән. Авылыгыз киләчәге сезнең эшегездән тора. Хәзер амбарлар ашлык белән тулы, авыл хуҗалыклары предприятиеләренең төп продукциясе, табыш китерүче продукция – бу сөт. Шуңа күрә бүген терлекләрнең баш санын саклап калу, савымнарны арттыру – безнең төп бурычыбыз, – диде район башлыгы Шихазда авылында “Газовик” ҖЧҖнең “Татарский” бүлекчәсендә үткән семинарда, хуҗалык җитәкчеләренә.

Хәзер бу хуҗалыкны, чәчәк атучы хуҗалык, дип атап булмый, шулай да мондагы хәлләр бик үк начар, дип тә әйтеп булмый.

– Без монда сезне супер заманча сөтчелек комплексы белән шаккаттыра алмыйбыз. Шулай да монда иң уңайлы фермаларның берсе, монда сыерларны, бозауларны бик яхшы карыйлар, – диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге башлыгы Павел Егоров.

Чынлыкта, авыл хуҗалыгы җитештерүе заманча техника һәм яңа технологияләр файдалану хисабына гына яшәми һәм үсеш алмый, ә иң элек ул үз эшен яратучы, аны бөтен күңелен биреп башкаручы кешеләр ярдәмендә үсеш ала. Сыер савучыларның, бозау караучыларның һәм скотникларның эшләре җиңел түгел, моның белән һәркем килешә. Хуҗалыктагы иминлек терлекчеләргә бәйле шул. “Газовик” ҖЧҖнең “Татарский” бүлекчәсендә ике сыер савучы эшли: Екатерина Миндукова һәм Лилия Садыйкова. Алар икесе дә Шихазда авылыннан.

- Безнең сыер савучылар бик тырыш, крестьян хезмәтен кечкенәдән белеп үсәләр, эшләрен намуслы башкаралар, - ди алар турында хуҗалык зоотехнигы Хәлим Гатиятуллин.

Сыер саву инде күптәннән механикалаштырылган процесска әверелде. Шулай да сыер савучы хезмәте авыр булып кала. Мондый ритмга һәркем дә чыдамый: иртә белән йокыдан уяну, авыр физик хезмәт, нормалашмаган эш көне. Билгеле, эш шартлары да әллә ни аерылып тормый. Әмма күпмедер вакыт түзгәннәр озакка кала. Кагыйдә буларак, алар намуслы хезмәт куялар.

Мондый эшчеләрнең берсе Минзилә Закирҗанова көне буе фермада. Ул инде егерме елдан артык сыер савучы булып эшли. Башта Татар Казысы авылында, ә соңгы унбиш елда Шихазда авылында.

- Мин монда сакчы кебек. Башта өч ферманы да тәртипкә китерәм, сыерларны карыйм, аларга бозауларга булышам, - дип сөйли ул безгә, эшеннән бүленмичә генә.

Семинар вакытында терлекчеләр фикерләре белән уртаклаштылар һәм бер-берсе белән мөгезле эре терлек санын арттыру, сөт җитештерүдә чыгымнарны киметү, савымнарны арттыру, симертүдә артымнар алу, яшь терлекләр сакланышын тәэмин итү һәм таналарны ясалма орлыкландыру өчен нәрсә эшләргә кирәк икәнлеге турында киңәшләштеләр. Бер мәсьәлә дә белгечләр игътибарыннан читтә калмады. Мәсәлән, кышкы чорда өч азык берәмлеге терлек организмын җылытуга гына китә, әгәр дә сыер салкын түгел, ә җылы су эчсә, шул ук азык берәмлекләре инде сөткә китәчәк. Шуңа күрә барлык хуҗалыкларга да сыерларга җылы су эчертергә киңәш иттеләр. Өстәвенә, кышкы чорда сыерлар тоякларын еш зарарлыйлар. Шуңа күрә бөтен җирдә күп салам җәяргә, ә быел ул җитәрлек, диләр белгечләр.

- Кышкы чорда тулы кыйммәтле продукция алу өчен район хуҗалыкларында кирәкле санда азык бар. Һәм хәзер бар да сыерларны дөрес асрау һәм технологияләрне дөрес башкарудан тора, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ирек Сабиров.

Район буенча мөгезле эре терлекләр саны, узган елгыга караганда, 137 башка артты. Савым сыерлары саны сакланды, хәзер алар 4500 баш. Бер сыердан савым буенча “Муллагалиев А.Р” КФХ алда бара. Анда бер сыердан 18 килограмм сөт савып алалар, икенче урында “Ак Барс Питрәч” ҖЧҖ – 17,8 килограмм. Алар артыннан “Абдуллин Х.С.” ФХ (13,3 килограмм) һәм “Фәсхетдинов А.З.” КФХ (12,8 килограмм) бара. “Миргалимова А.Д.” КФХда бер сыердан бары 4 килограмм, “Терентьев Н.В.” КФХда сыердан 4,1 килограмм гына сөт савып алалар, диелгән район хәбәрендә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр