ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
20 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Татарстанда беренче тапкыр татарча тифлокомментарийлы спектакль күрсәтелде
Арчада ат ярышы узды
Төркия Президенты аңа һөҗүм әзерләнү турындагы хәбәргә фикерен белдерде
Казан марафоны-2018 җиңүчеләре билгеле булды

Сәясәт

Путин Президент сайлауларында катнашу турында якын арада карар кабул итәргә вәгъдә бирде

6 декабрь 2017, 16:09 , Фото: Ильнар Тухбатов

Путин Президент сайлауларында катнашу турында якын арада карар кабул итәргә вәгъдә бирде Сайлауларда катнашу өчен кандидатка Россия гражданнары ышанычы һәм ярдәме кирәк.

(Казан, 6 декабрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин  2018 елда РФ Президенты сайлауларында катнашу турында якын арада карар кабул итәргә вәгъдә бирде. Бу хакта ул "Доброволец России-2017" премиясен тапшыру тантанасында белдерде, дип яза ТАСС агентлыгы.

“Бу һәрвакыт теләсә кайсы кеше өчен җаваплы карар, чөнки карар кабул иткәндә илебездә кешеләр тормышын яхшырту, илне көчлерәк, сакланган, киләчәккә омтылган итәргә тырышу булырга тиеш. Ә бу максатларга, кешеләр сиңа ышанса һәм хупласа гына, ирешергә мөмкин”, – диде Путин.

Ул премия тапшыру тантанасында катнашучыларга һәм кунакларга – Россия волонтерлар хәрәкәте әгъзаларына мөрәҗәгать итте: “Әгәр мин шундый карар кабул итсәм, сез бу карарны хупларсызмы?" Зал дәүләт башлыгына “әйе”, дип җавап бирде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10