ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Төркиядә Ризаэтдин Фәхретдиннең “Әхмәт Мидхәт әфәнде” әсәре төрекчә басылды
Россиянең хоккей буенча ирләр җыелма командасы Олимпиадада финалга чыкты
22 яшьлек спортчы кызының үлемендә әнисе табибларны гаепли
Себер татарлары мәкальләре һәм әйтемнәре тупланган китап чыкты
Кырым татарлары Германиядән репарация таләп итәргә җыена

Җәмгыять

Казанга йогышлы авыруларны дәвалаучы белгечләр җыела

6 декабрь 2017, 16:02

Казанга йогышлы авыруларны дәвалаучы белгечләр җыела Конференциянең максаты – йогышлы авыруларны ачыклау һәм дәвалау буенча тәҗрибә алмашу.

(Казан, 6 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Иртәгә “Корстон” комплексында “Йогышлы патологияләрнең актуаль мәсьәләләре” темасына Идел буе федераль округының II Төбәкара фәнни-гамәли конференциясе узачак. Анда Татарстанның сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин катнашачак. Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Конференциянең максаты – йогышлы авыруларны ачыклау һәм дәвалау, йогышлы патологияле авыруларга медицина ярдәме күрсәтү буенча тәҗрибә алмашу.

Россиянең йогышлы авырулар өлкәсендә әйдәп баручы белгечләре, эпидемиологлар, терапевтлар, педиатрлар ашказаны тракты, үзәк нерв системасы, вируслы гепатит, герпес инфекцияләре диагностикасы һәм дәвалау мәсьәләләре турында сөйләшәчәк.

Конференция кысаларында, шулай ук, Идел буе федераль төбәге субъектларының йогышлы авырулар буенча штаттан тыш баш белгечләре киңәшмәсе дә узачак. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр