ҺАВА ТОРЫШЫ -7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Татар җыры" эстрада фестивале җиңүчеләре билгеле - исемлек
Язучы Галимҗан Гыйльманов әдәби тәнкыйди фикерләр социаль челтәрләргә дә күчә дип искәртте
“Татар җыры” эстрада фестивале башланды
"Казан утларының" иске редакторы яңасына уңыш теләде
Данил Салихов алты хатын-кызга Татарстан Язучылар берлеге таныклыгы тапшырды

Авыл

Россия иген уңышы буенча 2017 ел рекордын кабатларга мөмкин

6 декабрь 2017, 13:20 , Фото: Салават Камалетдинов

Россия иген уңышы буенча 2017 ел рекордын кабатларга мөмкин Россия авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачев бөртек экспортлау узган ел күрсәткечләрен узып, 45 млн тонна тәшкил итәчәген җиткергән.

(Казан, 6 декабрь, "Татар-информ"). Россия иген уңышы буенча 2017 ел рекордын кабатларга, хәтта уздырырга мөмкин. Әлеге фикерне Россия авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачев "Россия 24" телеканалына интервьюда җиткергән, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы.

“Бөртеклеләр җитештерү буенча, минем уйлавымча, без бу казанышларга ирешергә тиеш. Безнең моңа һәм алга таба исә тагын да арттырырга мөмкинлекләребез бар”, – дип җиткергән министр.

Россия авыл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматлары буенча, 2017 елның 5 декабренә Россиядә 139,5 млн тонна бөртек суктырылган (2016 елда – 124,6 млн тонна). Уңыш гектарыннан 30,4 центнер (2016 елда – 27,2 центнер) алынган. Шул исәптән 88 млн тонна (2016 елда - 75,9 млн тонна), гектарыннан 32,2 центнер (2016 елда - 27,9 центнер) бодай җыеп алынган.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр