ҺАВА ТОРЫШЫ -7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Татар җыры" эстрада фестивале җиңүчеләре билгеле - исемлек
Язучы Галимҗан Гыйльманов әдәби тәнкыйди фикерләр социаль челтәрләргә дә күчә дип искәртте
“Татар җыры” эстрада фестивале башланды
"Казан утларының" иске редакторы яңасына уңыш теләде
Данил Салихов алты хатын-кызга Татарстан Язучылар берлеге таныклыгы тапшырды

Хәвеф-хәтәр

Яшел Үзән янындагы һәлакәттә бер егет үлгән, өчесе хастаханәдә

6 декабрь 2017, 12:43 , Фото: ГУ МЧС России по РТ

Яшел Үзән янындагы һәлакәттә бер егет үлгән, өчесе хастаханәдә Ремплер бистәсендә 9 нчы модель "Лада" автомобиле "КАМАЗ" машинасы белән бәрелешкән.

(Казан, 6 декабрь, "Татар-информ"). Татарстанның Яшел Үзән янындагы һәлакәттә бер егет үлгән, өчесе зыян күргән, дип хәбәр итә Татарстан дәүләт автоинспекцисе матбугат хезмәте.

Әлеге хәл кичә кич Ремплер бистәсендә булган. 9 нчы модель “Лада” машинасында руль артында 19 яшьлек егет булган. Машинасы югары тизлектә каршы як хәрәкәт полосасына чыгып, “КАМАЗ” белән бәрелешкән.

Һәлакәт аркасында җиңел машинадагы 19 яшьлек пассажир урында ук һәлак булган. “Лада” машинасын йөртүче һәм 18әр яшьлек ике пассажир төрле җәрәхәтләр белән хастаханәгә озатылган. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр