ҺАВА ТОРЫШЫ -7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Татар җыры" эстрада фестивале җиңүчеләре билгеле - исемлек
Язучы Галимҗан Гыйльманов әдәби тәнкыйди фикерләр социаль челтәрләргә дә күчә дип искәртте
“Татар җыры” эстрада фестивале башланды
"Казан утларының" иске редакторы яңасына уңыш теләде
Данил Салихов алты хатын-кызга Татарстан Язучылар берлеге таныклыгы тапшырды

Җәмгыять

“Игелекле Казан” II форумына “Добро Mail.ru” һәм “Подари жизнь” фонды вәкилләре килде

6 декабрь 2017, 12:11 , Фото: Ильнар Тухбатов

“Игелекле Казан” II форумына “Добро Mail.ru” һәм “Подари жизнь” фонды вәкилләре килде Экспертлар катнашучыларны ике көн дәвамында хәйриячелек технологияләре, бизнес һәм хакимият кооперациясенең нәтиҗәле модельләре белән таныштырачак.

(Казан, 6 декабрь, "Татар-информ", Ольга Голыжбина). Бүген Казан ратушасының колонналы залында “Игелекле Казан” II форумы үз эшен башлап җибәрде. Быел съездның спикерлары, модераторлары һәм кунаклары булып Россия медиамәйданын, оешма һәм хәйрия фондларын әйдәп баручы җитәкчеләр җыелды. Алар арасында “Добро Mail.ru” сервисы җитәкчесе Александра Бабкина, “Тормыш бүләк ит” – “Подари жизнь” хәйрия фонды директоры Екатерина Чистякова һәм башкалар бар.

6 һәм 7 декабрьдә – ике көн дәвамында экспертлар катнашучыларны хәйриячелек технологияләре, бизнес һәм хакимият кооперациясенең нәтиҗәле модельләре белән таныштырачаклар.

2017 елгы форум төбәкләр тәҗрибәсенә багышланган.

“Игелекле Казан” форумы 2016 елда Татарстан башкаласы мэриясе тарафыннан оештырылган иде. Проект шәһәрнең хәйрия оешмалары ярдәмен күздә тотып эшләнгән.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр