ҺАВА ТОРЫШЫ -7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Татар җыры" эстрада фестивале җиңүчеләре билгеле - исемлек
Язучы Галимҗан Гыйльманов әдәби тәнкыйди фикерләр социаль челтәрләргә дә күчә дип искәртте
“Татар җыры” эстрада фестивале башланды
"Казан утларының" иске редакторы яңасына уңыш теләде
Данил Салихов алты хатын-кызга Татарстан Язучылар берлеге таныклыгы тапшырды

Җәмгыять

Тукай районы башлыгы “Язылу бүләк ит” акциясенә кушылды

6 декабрь 2017, 10:27

Тукай районы башлыгы “Язылу бүләк ит” акциясенә кушылды Васил Хаҗиев Тукай районы “Якты юл” – “Светлый путь” газетасын Мәләкәс авылы җирлегендәге сигез инвалидка яздырган.

(Казан, 6 декабрь, "Татар-информ"). Тукай районы башлыгы Васил Хаҗиев “Язылу бүләк ит” акциясенә кушылды һәм Мәләкәс авылы җирлегендәге сигез инвалидка районның “Якты юл” – “Светлый путь” газетасын яздырды, дип хәбәр итә район газетасы.

Искәртеп үтик, ноябрь ахырында республикада “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте генераль директоры Андрей Кузьмин тарафыннан игълан ителгән хәйрия акциясе башланып киткән иде.

Акция кысаларында теләге булган һәр кеше Яңа елга кадәр аз керемле гаиләләргә, пенсионерларга, инвалидларга вакытлы матбугат басмаларын яздырып, бүләк ясый ала.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр