ҺАВА ТОРЫШЫ -7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Татар җыры" эстрада фестивале җиңүчеләре билгеле - исемлек
Язучы Галимҗан Гыйльманов әдәби тәнкыйди фикерләр социаль челтәрләргә дә күчә дип искәртте
“Татар җыры” эстрада фестивале башланды
"Казан утларының" иске редакторы яңасына уңыш теләде
Данил Салихов алты хатын-кызга Татарстан Язучылар берлеге таныклыгы тапшырды

Җәмгыять

Актаныш муниципаль районында 7 декабрьдә район советының чираттан тыш утырышы уза

6 декабрь 2017, 09:31

Актаныш муниципаль районында 7 декабрьдә район советының чираттан тыш утырышы уза "Татар информ" чыганакларына билгеле булганча, утырышта район Башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын үтәүче тәкъдим ителәчәк.

(Казан, 6 декабрь, "Татар-информ"). Актаныш муниципаль районында 7 декабрьдә Актаныш авылы, Ленин проспекты, 17 йортында район советының чираттан тыш утырышы уза. Бу хакта Актаныш муниципаль районы советының оештыру бүлеге хәбәр итә, дип җиткерә Актаныш муниципаль районы матбугат хезмәте.

Утырыш  11.00 сәгатьтә башлана.

"Татар информ" чыганакларына билгеле булганча, район Башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын үтәүче итеп элекке мәгариф министры Энгель Фәттахов тәкъдим ителәчәк.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр