ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казанда "Татарстанның спорт өметләре" премиясен тапшыру тантанасы узды
Татарстан табигате энциклопедиясе өчен галимнәр 5 үзенчәлекле карта төзегән
Казан Кыш бабайлары һәм Кар кызлары үз хезмәтләренә бәяне арттырган
Хельсинки Җәмигъ мәчете төзүдән баш тарткан
Татарстан табигате энциклопедиясенә кимендә 5 мең тираж кирәк – галимнәр

Җәмгыять

Тукай районы башлыгы Васил Хаҗиев 8 декабрьдә эшеннән китә

6 декабрь 2017, 09:16 , Фото: tukai-rt.ru

Тукай районы башлыгы Васил Хаҗиев 8 декабрьдә эшеннән китә Васил Хаҗиев Тукай районы башлыгы вазифасын 2010 елның июненнән башкарып килә.

(Казан, 6 декабрь, "Татар-информ"). Тукай районы башлыгы Васил Хаҗиев 8 декабрьдә үз вазифасыннан китә, дип яза районның “Якты юл” – “Светлый путь” газетасы.

Район башлыгы вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату мәсьәләсе 8 декабрьдә Тукай районы советының чираттан тыш утырышында карала. Шулай ук сессиянең көн тәртибендә Тукай районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына бәйге, Тукай районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын калдыру турында мәсьәләләр бар.

Васил Хаҗиев Тукай районы башлыгы вазифасын 2010 елның июненнән башкарып килә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр