ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Казан утларының" иске редакторы яңасына уңыш теләде
Данил Салихов алты хатын-кызга Татарстан Язучылар берлеге таныклыгы тапшырды
Татарстан чаңгчысы Анна Морковкина Төмәндә узган ярышта икенче булды
Авыл тормышын яктырткан әдәби әсәрләр конкурсына йомгак ясалды - исемлек
Дүрт татар язучысына дүрт әдәби премия тапшырылды - исемлек

Татар дөньясы, Фән һәм мәгариф

Омскида "Татар мәгарифе көннәре" уздырыла

6 декабрь 2017, 07:15 , Фото: tatar-congress.org

Омскида Өч көн дәвамында мәгариф оешмаларында очрашулар, белгечләр белән түгәрәк өстәлләр, Татарстан укытучыларының остаханәләрен үткәрү планлаштырыла.

(Казан, 6 ноябрь, "Татар-информ"). "Татар-информ" алданрак хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы 7-9 декабрьдә Омск өлкәсендә "Татар мәгарифе көннәре"н уздыра.
Өч көн дәвамында мәгариф оешмаларында очрашулар, белгечләр белән түгәрәк өстәлләр, Татарстан укытучыларының остаханәләрен үткәрү планлаштырыла. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан делегациясе Омск өлкәсенең Большеречье районындагы Үләнкүл авылының урта мәктәбенә дә барачак.

Барлык чаралар Омск өлкәсенең Мәгариф министрлыгы һәм «Мәдәният» өлкә төбәк татар милли-мәдәни автономиясе ярдәме белән оештырыла. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр