ҺАВА ТОРЫШЫ -7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Татар җыры" эстрада фестивале җиңүчеләре билгеле - исемлек
Язучы Галимҗан Гыйльманов әдәби тәнкыйди фикерләр социаль челтәрләргә дә күчә дип искәртте
“Татар җыры” эстрада фестивале башланды
"Казан утларының" иске редакторы яңасына уңыш теләде
Данил Салихов алты хатын-кызга Татарстан Язучылар берлеге таныклыгы тапшырды

Фән һәм мәгариф

Балтач район сәнгать мәктәбе 50 еллык юбилеен бәйрәм итте

6 декабрь 2017, 01:00

Балтач район сәнгать мәктәбе 50 еллык юбилеен бәйрәм итте Кичәдә мәктәпнең тарихы барланды, нигез салучы ветераннар, бүген хезмәт куючылар хөрмәтләнде.

(Балтач, 6 декабрь, “Татар-информ”, “Хезмәт”, Ясминә Шәмсетдинова). Шушы көннәрдә Балтач район балалар сәнгать мәктәбе коллективы үзенең 50 еллык юбилеен билгеләп үтте. Тантаналы бәйрәм чарасы район мәдәният үзәгендә булды, дип яза җирле басма.

Бәйрәм кичәсендә сәнгать мәктәбенең тарихы барланды, нигез салучы ветераннары хөрмәтенә ихлас рәхмәт сүзләре яңгырады.

Район башлыгы Рамил Нотфуллин котлау сәламнәре ирештерде, мактаулы хезмәткәрләргә Рәхмәт хатлары һәм мәктәп коллективына сертификат тапшырды. Шулай ук ТР Мәдәният министрлыгыннан кайткан вәкилләр министр Айрат Сибәгатуллинның Котлавын укып, истәлек бүләкләре тапшырдылар.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр