(Кукмара, 6 декабрь, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Күптән түгел Кукмара үзәк мәчетендә үзәкләшкән дини оешма - Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте низамнамәсенә таянып, аттестация имтиханнарын уңышлы тапшырган Кукмараның 71 имамына шәһадәтнәмәләр тапшырылды, дип яза kukmor-rt.ru сайты.
Әлеге тантаналы чарада мөфтиебезнең дәгъвәт бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров, төньяк төбәк казые Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиевлар катнашты. Килгән кунаклар хәзрәтләрне бердәмлеккә чакырдылар, шулай ук хәзерге көндә бик актуаль булган гаилә мәсьәләре дә күтәрелде. Район мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиев та абыстайларга һәм хәзрәтләрнә киңәш - насыйхәтләрен җиткерде.