ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Казан утларының" иске редакторы яңасына уңыш теләде
Данил Салихов алты хатын-кызга Татарстан Язучылар берлеге таныклыгы тапшырды
Татарстан чаңгчысы Анна Морковкина Төмәндә узган ярышта икенче булды
Авыл тормышын яктырткан әдәби әсәрләр конкурсына йомгак ясалды - исемлек
Дүрт татар язучысына дүрт әдәби премия тапшырылды - исемлек

Спорт

Балтачлылар җиңүчеләр арасында

6 декабрь 2017, 03:00

Балтачлылар җиңүчеләр арасында Татарстан Республикасыныӊ муниципаль хезмәткәрләренеӊ район командалары арасында ел буе барган ярышларга нәтиҗә ясалды.

(Балтач, 6 декабрь, “Татар-информ”, “Хезмәт”, Вакыйф Зәкиев). Татарстан Республикасыныӊ муниципаль хезмәткәрләренеӊ район командалары арасында ел буе барган ярышларга нәтиҗә ясалды, дип яза җирле басма.

Бер төркемдә чыгыш ясаган 18 район арасында беренче урын сабалыларда, балтачлылар белән очколары тигез булса да, җиӊүләр саны күбрәк булган Мамадыш командасы икенчедә, ә өченче урында - Балтач район муниципаль хезмәткәрләр командасы. Узган елгы ярышларда да Балтач командасы команда икенче урынны алган иде.

Шушы җиӊүләр өчен бирелгән 1 миллион 300 меӊ сумлык спорт-уен мәйданчыклары Балтач урта мәктәбенә, 90 еллык юбилее уӊаеннан бүләк ителде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр