ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Казан утларының" иске редакторы яңасына уңыш теләде
Данил Салихов алты хатын-кызга Татарстан Язучылар берлеге таныклыгы тапшырды
Татарстан чаңгчысы Анна Морковкина Төмәндә узган ярышта икенче булды
Авыл тормышын яктырткан әдәби әсәрләр конкурсына йомгак ясалды - исемлек
Дүрт татар язучысына дүрт әдәби премия тапшырылды - исемлек

Спорт

Россия спортчылары 2018 елгы Олимпиадада нейтраль әләм астында гына чыгыш ясый алачак

5 декабрь 2017, 22:37

Россия спортчылары 2018 елгы Олимпиадада нейтраль әләм астында гына чыгыш ясый алачак Россия җыелмасы кышкы Уеннардан читләштерелде.

(Казан, 5 декабрь, “Татар-информ”). Халыкара Олимпия комитеты Россия спортчыларына 2018 елда Көньяк Кореянең Пхенчхан шәһәрендә узачак Олимпия уеннарында нейтраль әләм астында гына чыгыш ясарга рөхсәт бирде.

Моннан тыш Россия милли җыелмасы якындагы Уеннардан читләштерелә. Бу хакта Халыкара Олимпия комитеты рәсми сайтында хәбәр ителә.

Бу хактагы карар Швейцариянең Лозанна шәһәрендә Халыкара Олимпия комитеты Башкарма комитеты утырышында кабул ителде.

Халыкара Олимпия комитеты Россия Олимпия комитетының оешмадагы әгъзалыгын да туктатты.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр