ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Язучы Галимҗан Гыйльманов әдәби тәнкыйди фикерләр социаль челтәрләргә дә күчә дип искәртте
“Татар җыры” эстрада фестивале башланды
"Казан утларының" иске редакторы яңасына уңыш теләде
Данил Салихов алты хатын-кызга Татарстан Язучылар берлеге таныклыгы тапшырды
Татарстан чаңгычысы Анна Морковкина Төмәндә узган ярышта икенче булды

Мәдәният

Актаныш районының Киров авылы халык театры - «Идел-йорт»ның гран-при иясе

5 декабрь 2017, 21:32

Актаныш районының Киров авылы халык театры - «Идел-йорт»ның гран-при иясе Быел «Идел-йорт» төбәкара театр фестиваль-конкурсының лауреатлары һәм дипломатлары 12 декабрь көнне Камал театрының Зур залында игълан ителәчәк.

(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Быел «Идел-йорт» төбәкара театр фестиваль-конкурсының лауреатлары һәм дипломатлары 12 декабрь көнне Камал театрының Зур залында игълан ителәчәк. Бу хакта Традицион мәдәниятне үстерү республика үзәгенең рәсми сайты хәбәр итә.

«Идел-йорт» төбәкара театр фестиваль-конкурсының тантаналы өлешеннән соң быелгы гран-при иясе – Актаныш районының Киров авылы мәдәният йортының халык театры Камал театры сәхнәсендә Мирхәйдәр Фәйзинең “Ак калфак” спектаклен күрсәтәчәк. Халык театрының режиссеры – Ләйсән Шәрәфетдинова.

Мәгълүмат өчен: «Идел-йорт» төбәкара театр фестиваль-конкурсының йомгаклау туры Казанда 8-21 ноябрь көннәрендә үтте. Быел фестивальдә республиканың 19 районыннан 21 театр коллективы һәм кунак буларак Удмурт Республикасы һәм Ульяновск шәһәреннән коллективлар катнашты.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр