ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Язучы Галимҗан Гыйльманов әдәби тәнкыйди фикерләр социаль челтәрләргә дә күчә дип искәртте
“Татар җыры” эстрада фестивале башланды
"Казан утларының" иске редакторы яңасына уңыш теләде
Данил Салихов алты хатын-кызга Татарстан Язучылар берлеге таныклыгы тапшырды
Татарстан чаңгычысы Анна Морковкина Төмәндә узган ярышта икенче булды

Фән һәм мәгариф

Ана капиталын балалар бакчасына түләү өчен кулланырга рөхсәт итәргә ниятлиләр

5 декабрь 2017, 20:17

Ана капиталын балалар бакчасына түләү өчен кулланырга рөхсәт итәргә ниятлиләр Россия Мәгариф министрлыгы хөкүмәт карары проектын әзерләгән. Аның нигезендә ана капиталын балалар бакчасына түләү өчен куллану мөмкин булачак.

(Казан, 5 декабрь, "Татар-информ"). Россия Мәгариф министрлыгы хөкүмәт карары проектын әзерләгән. Аның нигезендә ана капиталын балалар бакчасына түләү өчен куллану мөмкин булачак. Бу хакта INTERFAX.RU җиткерә.

Документ сишәмбе көнне норматив һәм хокук актлары рәсми сайтында урнаштырылган.

12 декабрьдә документ антикоррупция экспертизасын узып, 2018 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керер дип көтелә.

Актка аңлатма язуында әйтелгәнчә, документ Россия Президенты Владимир Путинның 28 ноябрьдә демографик чараларны хуплау буенча җиткерелгән тәкъдимнәре белән ныгытылырга тиеш. Пунктларның берсе булып, ана капиталы акчасын балага балалар бакчасына түләүгә юнәлтү тора.

Ноябрь ахырында Россия президенты ана капиталын 2021 ел ахырына кадәр озайтырга тәкъдим итте. Путин шулай ук акчага кытлык кичергән гаиләләрнең ана капиталын ай саен алырга мөмкин булачагын да җиткерде.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр