ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Казан утларының" иске редакторы яңасына уңыш теләде
Данил Салихов алты хатын-кызга Татарстан Язучылар берлеге таныклыгы тапшырды
Татарстан чаңгчысы Анна Морковкина Төмәндә узган ярышта икенче булды
Авыл тормышын яктырткан әдәби әсәрләр конкурсына йомгак ясалды - исемлек
Дүрт татар язучысына дүрт әдәби премия тапшырылды - исемлек

Икътисад

Халыкара компания Татарстанда УЗИ аппаратлары әзерли башлый

5 декабрь 2017, 11:19 , Фото: Салават Камалетдинов

Халыкара компания Татарстанда УЗИ аппаратлары әзерли башлый Медицина җиһазлары җитештерүче SonoScape компаниясе республикада җиде ел эшли.

(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ»). Медицина җиһазлары җитештерүче SonoScape компаниясе Татарстанда УЗИ аппаратлары производствосын ача. Бу хакта ТР Инвестицион үсеш агентлыгы рәсми порталында хәбәр ителә.

Кытайга сәфәре барышында Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина SonoScape компаниясе вәкилләре белән хезмәттәшлек итү мәсьәләләре хакында фикер алышкан иде. Татарстан территориясендә компания инде 7 елга якын эшли.

Фирма югары технологияле медицина җиһазлары – сканерлар, видеоэндоскоплар, электрокардиографлар эшләп чыгара. SonoScape компаниясенең Шэнчжэнь, Харбин, Шанхайда, шулай ук АКШ территориясендә лабораторияләре бар. Фирманың вәкиллекләре 60 илдә урнашкан, диелә Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы порталында. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр