ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Казан утларының" иске редакторы яңасына уңыш теләде
Данил Салихов алты хатын-кызга Татарстан Язучылар берлеге таныклыгы тапшырды
Татарстан чаңгычысы Анна Морковкина Төмәндә узган ярышта икенче булды
Авыл тормышын яктырткан әдәби әсәрләр конкурсына йомгак ясалды - исемлек
Дүрт татар язучысына дүрт әдәби премия тапшырылды - исемлек

Хәвеф-хәтәр

Саба районындагы авариядә чит ил машинасының 37 яшьлек шоферы зыян күргән

5 декабрь 2017, 09:59

Саба районындагы авариядә чит ил машинасының 37 яшьлек шоферы зыян күргән Шәмәрдән бистәсендә «Шевроле Нива» һәм «Хендэ Солярис» машиналары бәрелешкән.

(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ»). Саба районында килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтендә чит ил машинасы шоферы зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Кичә Шәмәрдән бистәсендә «Шевроле Нива» һәм «Хендэ Солярис» машиналары бәрелешә.

Авариядә «Хендэ Солярис» автомобиленең 37 яшьлек йөртүчесе зыян күрә. Һәлакәт булган урынга килгән 4нче зона эзләү-коткару отряды хезмәткәрләре, ут капмасын өчен, ике машинаның да аккумуляторын өзә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр