ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Казан утларының" иске редакторы яңасына уңыш теләде
Данил Салихов алты хатын-кызга Татарстан Язучылар берлеге таныклыгы тапшырды
Татарстан чаңгчысы Анна Морковкина Төмәндә узган ярышта икенче булды
Авыл тормышын яктырткан әдәби әсәрләр конкурсына йомгак ясалды - исемлек
Дүрт татар язучысына дүрт әдәби премия тапшырылды - исемлек

Хәвеф-хәтәр

Әлмәттә ир әрсез кунакны үтергән

5 декабрь 2017, 00:00 , Фото: Салават Камалетдинов

Әлмәттә ир әрсез кунакны үтергән Фатир хуҗасы кулга алынган. "Үтерү" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

(Әлмәт, 5 декабрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары").  Әлмәттә ир әрсез кунакны үтергән. Бу хәл Ленин урамындагы 53 нче йортта 3 декабрьдә төн уртасы узгач була, дип яза җирле басма.

Бергә эчеп утырган урта яшьләрдәге ике ир арасында низаг чыга. Хуҗа кунагын кайтарып җибәрергә маташа. Әмма тегесе киреләнә. Шулвакыт хуҗа кулына пычак ала. Кунакны җәрәхәтләгәч, ул табибларны чакырта. Күкрәгенә пычак белән кадаган ирне ЦРБ хастаханәсенә алып китәләр. Ул операция өстәлендә иртәнге алтыларда җан бирә.

Фатир хуҗасы кулга алынган. "Үтерү" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр