ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Казан утларының" иске редакторы яңасына уңыш теләде
Данил Салихов алты хатын-кызга Татарстан Язучылар берлеге таныклыгы тапшырды
Татарстан чаңгчысы Анна Морковкина Төмәндә узган ярышта икенче булды
Авыл тормышын яктырткан әдәби әсәрләр конкурсына йомгак ясалды - исемлек
Дүрт татар язучысына дүрт әдәби премия тапшырылды - исемлек

Спорт

Әгерҗе көрәшчеләре Удмуртия беренчелегендә призлы урыннар алдылар

5 декабрь 2017, 09:00

Әгерҗе көрәшчеләре Удмуртия беренчелегендә призлы урыннар алдылар Әгерҗенең баһадир егетләре 8 декабрьдә Пермьдә узачак Россия чемпионатына барырга әзерләнәләр.

(Әгерҗе, 5 декабрь, “Татар-информ“, “Әгерҗе хәбәрләре“).Ижевск шәһәрендә Удмуртия беренчелегенә узган көрәш бәйгесендә Әгерҗе көрәшчеләре дә катнаштылар, дип яза җирле басма.

Тугыз көрәшчебез, үз үлчәү категорияләрендә призлы урыннар яулап, пьедесталга күтәрелделәр. Варкләд-Бодьядан Павел Матвеев, Исәнбайдан Альмир Шәрәфиев, Альмир Рамазанов, Рузил Гобәйдуллин – беренче, Тирсәдән Радик Төхвәтуллин, Исәнбайдан Рәдиф Мөэминов, Әгерҗедән Диловар Наимов, Риналь Чигашов – икенче, Әгерҗедән Хуршет Кенджаев өченче урыннарны алдылар. Көрәшчеләрне Кубоклар, медальләр, акчалата премия белән бүләкләделәр.

Әгерҗенең баһадир егетләре 8 декабрьдә Пермьдә узачак Россия чемпионатына барырга әзерләнәләр.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр