ҺАВА ТОРЫШЫ -9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
16 гыйнварның төп вакыйгалары – фото һәм сылтамалар
"Зенит" волейболчылары лидерлык өчен көрәштә Польшаның "Ястшембски" командасын отты
Социаль ипотека программасы буенча түли алмаучыларны иҗтимагый комиссия тикшерә
Яшәү урыны булмаган белгечләргә авылларда ипотека буенча йортлар төзеләчәк
Разил Вәлиев: Мәрҗанине бишектән үк өйрәтә башларга кирәк

Спорт

Безгә җиңү кирәк иде – Зиннәтулла Билалетдинов

4 декабрь 2017, 22:36 , Фото: Ильнар Тухбатов

Безгә җиңү кирәк иде – Зиннәтулла Билалетдинов "Ак Барс" командасы тренеры бүгенге уенның мөһимлеген билгеләп үтте.

(Казан, 4 декабрь, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). Минскиның “Динамо” командасын отканнан соң (3:1), “Ак Барс” командасы баш тренеры Зиннәтулла Билалетдинов уенга үз бәясен бирде.

“Безгә бу уен һәм нәтиҗә кирәк иде. Алдагы ике уенда җиңелүгә дә карамастан, аларда без начар уен күрсәтмәдек. Бүген егетләр нәтиҗәгә ирешүне максат итеп уйнады – шактый мөмкинлекләр тудырдык. Гомумән алганда, бу җиңү безгә кирәк иде”, – диде Билалетдинов.

Исегезгә төшерәбез, Казанның “Ак Барс” хоккейчылары Континенталь хоккей лигасы даими чемпионатында Минскиның “Динамо” командасын отты. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр