(Казан, 4 декабрь, "Татар-информ"). 1 декабрьдә футбол буенча 2018 елгы Дөнья чемпионатына жирәбә үткәрелгәннән соң Казан Мәскәү, Сочи һәм Санкт-Петербург белән беррәттән җанатарлар өчен өстенлекле юнәлеш булып тора. Бу хакта OneTwoTrip броньлаштыру сервисы матбугат хезмәте хәбәр итә.
2018 елгы Дөнья чемпионаты матчлары узучы шәһәрләргә авиабилетларга бәяләр узган ялларда ноябрь ялларына караганда 2,2 тапкырга үскән.
Җанатарлар барыннан да элек уеннарның ачылышына, Россия, Аргентина җыелмалары һәм ялларда уза торган башка матчларга эләгергә тели.