ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Язучы Галимҗан Гыйльманов әдәби тәнкыйди фикерләр социаль челтәрләргә дә күчә дип искәртте
“Татар җыры” эстрада фестивале башланды
"Казан утларының" иске редакторы яңасына уңыш теләде
Данил Салихов алты хатын-кызга Татарстан Язучылар берлеге таныклыгы тапшырды
Татарстан чаңгычысы Анна Морковкина Төмәндә узган ярышта икенче булды

Сәясәт

Энгель Фәттахов СОлНЦе интернат-мәктәбе Попечительләр Советына керде

4 декабрь 2017, 16:55

Энгель Фәттахов СОлНЦе интернат-мәктәбе Попечительләр Советына керде Энгель Фәттахов мәктәп өчен күп яхшылыклар кылды, дип билгеләп үтте Павел Шмаков.

(Казан, 4 декабрь, "Татар-информ"). Энгель Фәттахов СОлНЦе интернат-мәктәбе Попечительләр Советы составына керде. Бу хакта мәктәп директоры Павел Шмаков хәбәр итте.

“Энгель Нәвап улы Фәттахов, 2012 — 2017 еллардагы Татарстан Премьер-министры урынбасары - Татарстан мәгариф һәм фән министры, безнең мәктәп өчен күп яхшылыклар эшләде, ул СОлНЦе интернат-мәктәбе Попечительләр Советы составына керергә ризалык белдерде”, - дип Facebookтагы үз битендә фикерләре белән бүлеште Шмаков.

Бүген Фәттаховның вазифасыннан китүе турында җиткерделәр. Аның урынына Рафис Борһанов мәгариф һәм фән министры вазифаларын башкаручы итеп билгеләнде.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр