ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Язучы Галимҗан Гыйльманов әдәби тәнкыйди фикерләр социаль челтәрләргә дә күчә дип искәртте
“Татар җыры” эстрада фестивале башланды
"Казан утларының" иске редакторы яңасына уңыш теләде
Данил Салихов алты хатын-кызга Татарстан Язучылар берлеге таныклыгы тапшырды
Татарстан чаңгычысы Анна Морковкина Төмәндә узган ярышта икенче булды

Сәясәт

Бабич: Фәттаховның эштән китүе татар телен укытуга кагылышлы вазгыятькә генә бәйле түгел

4 декабрь 2017, 14:40

Бабич: Фәттаховның эштән китүе татар телен укытуга кагылышлы вазгыятькә генә бәйле түгел Россия Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле ТР мәгариф һәм фән министрының үз вазифасыннан китүенә аңлатма бирде.

(Түбән Новгород, 4 декабрь, «Татар-информ», Василина Олейник). Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховның эштән китү сәбәбен республика мәктәпләрендә татар телен укытуга бәйле вазгыятьтән генә эзләргә кирәкми. Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич журналистлар белән очрашуда шулай дип белдерде.

«Татарстан җитәкчелегенең карарын татар телен укытуга кагылышлы вазгыятькә генә бәйле булмавын аңлыйм», - диде Михаил Бабич.

Ул министрның эштән китүен гадәти кадрлар үзгәреше дип саный. Энгель Фәттаховның башка өлкәдә файдасы тияргә мөмкин.

4 декабрьдә Рафис Борһанов Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры вазифаларын башкаручы итеп билгеләнде.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр