ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Туган телләрне ихтыяри өйрәнү турында закон проекты яхшылыкка илтмәячәк – депутат
Рөстәм Миңнеханов Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләрен тапшырды
Рөстәм Миңнеханов Төркиягә эш сәфәре белән бара
Рөстәм Миңнеханов Кариев театрының яңа бинасын ачу тантанасында катнашты
Сергач татарлары татарча диктант язарга әзерләнә

Җәмгыять

Татарстан аэропортларында һава шартлары аркасында рейслар тоткарланмады

4 декабрь 2017, 13:56

Татарстан аэропортларында һава шартлары аркасында рейслар тоткарланмады Республикада мәктәп һәм шәһәрара автобуслар, тимер юл транспорты гадәти режимда эшли.

(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанның «Казан», «Бигеш» һәм «Бөгелмә» аэропортларында һава шартлары аркасында рейслар тоткарланмады, дип хәбәр итте «Татар-информ» агентлыгына ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы вәкиле.

Бүген һава шартларының начар булуы аркасында Мәскәүнең «Шереметьево» аэропортында 29 рейс башка вакытка күчерелде. Моннан тыш, тагын 35 рейс тоткарланды. Алар арасында эчке рейслар да, чит ил рейслары да бар.

Моңа кадәр Татарстанда мәктәп һәм муниципальара маршрутларда йөрүче автобусларның гадәти режимда эшләве хакында хәбәр ителгән иде. Тимер юл транспорты да тоткарлыкларсыз, план нигезендә эшли.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10