ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Казан утларының" иске редакторы яңасына уңыш теләде
Данил Салихов алты хатын-кызга Татарстан Язучылар берлеге таныклыгы тапшырды
Татарстан чаңгычысы Анна Морковкина Төмәндә узган ярышта икенче булды
Авыл тормышын яктырткан әдәби әсәрләр конкурсына йомгак ясалды - исемлек
Дүрт татар язучысына дүрт әдәби премия тапшырылды - исемлек

Татар дөньясы

Волгоградта татар авыл кешесенең яшәү рәвешен чагылдырган күргәзмә ачыла

4 декабрь 2017, 08:43

Волгоградта татар авыл кешесенең яшәү рәвешен чагылдырган күргәзмә ачыла Волгоградта татарлар, 130 төрле милләт вәкиле арасында, сан ягыннан - бишенче.

(Казан, 4 декабрь, "Татар-информ"). 8 декабрьдә Волгоградның «Иске Сарепта» музей тыюлыгында «XIX йөз ахыры — XX йөз башында Түбән Идел буендагы татар авыл кешесенең яшәү рәвеше» исемле күргәзмәнең тантаналы ачылышы көтелә, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.

Экспозициядә татар йортының интерьерын булдырырга омтылганнар. Күргәзмәгә килүчеләр игътибарына татар миче, эш кораллары, йорт кирәк-яраклары, дини гореф-гадәтләрне чагылдыра торган экспонатлар, милли кием-салым тәкъдим ителә.

Татарлар - Волгоград өлкәсендә иң күпсанлы халыкларның берсе. Бу төбәктә, 2010 елгы кеше санын алу буенча, 130 төрле милләт вәкиле яши дип исәпләнә. Сан ягыннан татарлар шулар арасында — бишенче урында. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр