ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Язучы Галимҗан Гыйльманов әдәби тәнкыйди фикерләр социаль челтәрләргә дә күчә дип искәртте
“Татар җыры” эстрада фестивале башланды
"Казан утларының" иске редакторы яңасына уңыш теләде
Данил Салихов алты хатын-кызга Татарстан Язучылар берлеге таныклыгы тапшырды
Татарстан чаңгычысы Анна Морковкина Төмәндә узган ярышта икенче булды

Мәдәният

Безгә яңа юллар эзләргә кирәк - Рөстәм Миңнеханов татар җырының мөмкинлекләре турында

4 декабрь 2017, 07:21

Безгә яңа юллар эзләргә кирәк - Рөстәм Миңнеханов татар җырының мөмкинлекләре турында Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында өч көн дәвамында “Үзгәреш җиле-II” фестивале барды.

(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов татар җырының мөмкинлекләрен ачу өчен “Үзгәреш җиле”енең файдасы булачагына ышана. Кичә Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында “Үзгәреш җиле” фестивале тәмамлангач, Президент журналистларга үз фикерләрен җиткерде.

Президент, фестивальгә бәя бирүне журналистларга калдырып, игътибарны эшләнгән эшкә юнәлтте: “Мин үзем "Үзгәреш җиле"н кирәк дип саныйм һәм әйтәсе килә торган сүзем шул – бик зур эш эшләнгән, хезмәт куелган. Бер елдан, ике елдан... бу үзгәрешнең файдасы булыр, - диде ул.

“Фестивальне төрле кеше төрлечә кабул итәдер, - дип дәвам итте Рөстәм Миңнеханов. – Элеккечә дә барсын, безгә яңа юллар да эзләргә кирәк. Татар җырының мөмкинлекләре зуррак. Аның яңа юлларын табып, Россиядә генә түгел, бөтен дөньяда күрсәтә белергә кирәк”.

Президент үзенә кемнең башкаруы ошаганын аерып әйтмәде: “Барысы да тырыштылар”, - дип кенә сүзен тәмамлады. 

Мәгълүмат өчен. Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт  опера һәм балет академия театрында өч көн дәвамында “Үзгәреш җиле-II” фестивале барды. Концертта 32 яңа җыр һәм күмәк башкаруда фестивальнең гимнына әверелгән “Туган җирем – Татарстан” җыры яңгырады. Җырларны Вадим Эйленкриг оркестрына һәм Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрының симфоник оркестрына, шулай ук баянчылар Ринат Вәлиев һәм Айдар Сәләховка кушылып, 23 җырчы һәм ике музыкаль төркем башкарды. Дирижер – Станислав Курбацкий (Мәскәү). Композицияләрне Сергей Мандрик җитәкчелегендәге «STREET JAZZ» балеты (Мәскәү) бизәде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр