ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Мәскәүдә башкорт телен яклап концерт куйганнар
Татарстан спортчылары Австриядә стендта ату буенча көмеш медаль яулады
Казанда һәм Питрәчтә җир урлаган өчен биш кешене хөкем итәләр
РФ Республикалары туган телне ихтыяри өйрәнү буенча ТР Дәүләт Советы мөрәҗәгатен хуплады
Теләче районы өч көннән язгы чәчү эшләрен төгәлләргә ниятли

Хәвеф-хәтәр

Мәшгульлек хезмәте башлыгы хезмәт хакы буенча иң зур бурычлы төбәкләрне атады

3 декабрь 2017, 17:03

Мәшгульлек хезмәте башлыгы хезмәт хакы буенча иң зур бурычлы төбәкләрне атады Россия төбәкләре арасында хезмәт хакы буенча иң зур бурычлы төбәкләр Приморье, Хабаровск крайлары, шулай ук Кемерово һәм Амур өлкәләре.

(Казан, 3 декабрь, "Татар-информ"). Россия төбәкләре арасында хезмәт хакы буенча иң зур бурычлы төбәкләр Приморье, Хабаровск крайлары, шулай ук Кемерово һәм Амур өлкәләре. Бу хакта Россия Хезмәт һәм эш белән тәэмин итү федераль хезмәте җитәкчесе Всеволод Вуколов җиткергән.

Ул шулай ук хезмәт хакы буенча бурычлылар исемлегендә Мурманск, Әстерхан өлкәләре һәм Красноярск крае булуын да хәбәр иткән.

“Бурычлыларның дүрттән бере банкрот оешмаларга туры килә, шунлыктан милек хуҗасын канунда каралган субсидия җаваплылыгына тарту механизмын актив куллану мөһим. Шулай ук намуссыз арбитраж идарәчеләрне җинаять җаваплылыгына тарту кирәк”, – дип шәрехләгән Вуколовны ТАСС агентлыгы.

Алдан Дәүләт федераль статистика хезмәтендә ноябрь аенда хезмәт хакы буенча бурычлар бер ай эчендә 3,5 процентка артып, 3,5 млрд сумга җитүен хәбәр иткән иделәр.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10