ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Язучы Галимҗан Гыйльманов әдәби тәнкыйди фикерләр социаль челтәрләргә дә күчә дип искәртте
“Татар җыры” эстрада фестивале башланды
"Казан утларының" иске редакторы яңасына уңыш теләде
Данил Салихов алты хатын-кызга Татарстан Язучылар берлеге таныклыгы тапшырды
Татарстан чаңгычысы Анна Морковкина Төмәндә узган ярышта икенче булды

Авыл

Яңа Чишмә районында сөт сатудан көнлек керем 1,5 млн сум тәшкил итә

3 декабрь 2017, 20:00

Яңа Чишмә районында сөт сатудан көнлек керем 1,5 млн сум тәшкил итә Югары майлылык өчен 8 тоннага якын продукция өстәп исәпләнелә.

(Яңа Чишмә, 3 декабрь, "Татар-информ", "Яңа Чишмә хәбәрләре"). Бу көннәрдә Яңа Чишмә районының авыл хуҗалыгы оешмалары көн саен 60 тоннадан артык сөт сата, дип яза җирле басма.

Югары майлылык өчен 8 тоннага якын продукция өстәп исәпләнелә, ә бер көн өчен тулаем керем 1,5 млн. сум тирәсе тәшкил итә.

Үткән ел белән чагыштырганда район сөтне 5 тоннага күбрәк сата (112 % тәшкил итә).

“Агро-Основа“ ҖЧҖ-нең Шахмай (153 %) һәм Тубылгытау (128 %) бүлекчәләре, шулай ук “Игенче“ ҖЧҖ (126 %) һәм Нурхамәтов З.М.“ КФХ-да (150 %) үткән ел күрсәткечләренә карата күрсәткечләр яхшы.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр