ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Язучы Галимҗан Гыйльманов әдәби тәнкыйди фикерләр социаль челтәрләргә дә күчә дип искәртте
“Татар җыры” эстрада фестивале башланды
"Казан утларының" иске редакторы яңасына уңыш теләде
Данил Салихов алты хатын-кызга Татарстан Язучылар берлеге таныклыгы тапшырды
Татарстан чаңгычысы Анна Морковкина Төмәндә узган ярышта икенче булды

Авыл

4 ел эчендә Татарстанда 1167 сыер абзары ремонтланган, 92 яшелчә-бәрәңге саклагыч төзелгән

2 декабрь 2017, 13:03

4 ел эчендә Татарстанда 1167 сыер абзары ремонтланган, 92 яшелчә-бәрәңге саклагыч төзелгән 2018 елда Татарстанда авыл хуҗалыгы җитештерүе объектларын төзү һәм капиталь ремонтлау программаларын гамәлгә ашыру дәвам итәчәк.

(Казан, 2 декабрь, "Татар-информ"). 2018 елда Татарстанда авыл хуҗалыгы җитештерүе объектларын төзү һәм капиталь ремонтлау программаларын гамәлгә ашыру дәвам итәчәк. Исегезгә төшерәбез, республикада сыер абзарларын капиталь ремонтлау һәм силос-сенаж траншеяларын төзү программасы 2014 елдан бирле эшли, яшелчә-бәрәңгесаклагычларны ремонтлау һәм төзү буенча – 2015 елдан бирле. 2016 елдан машина-трактор паркларын ремонтлау программасы эшли башлады, дип хәбәр итә Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.

Бу программалар кысаларында барысы 4 ел эчендә 1167 сыер абзары ремонтланды, 92 – яшелчә-бәрәңгесаклагыч, 118 – машина-трактор паркы һәм 540 силос-сенаж траншеясы төзелде. Республиканың авыл хуҗалыгы предприятиеләре тарафыннан 7,9 млрд. сум акча тотылды, шуннан үз акчалары – 5,7 млрд. сум. Республика бюджетыннан ярдәм 2,2 млрд. сум тәшкил итә (башкарылган эшләр хакының 30%ка якыны).

Моннан тыш, Татарстан территориясендә эпизоотик иминлекне тәэмин итү һәм халыкка күрсәтелә торган ветеринария хезмәтләре сыйфатын яхшырту максатларында Татарстан Республикасының 43 муниципаль районында 3 ел эчендә (2014 - 2016 еллар) 126 модульле-блоклы ветеринария пункты төзелде. Бу максатлар өчен республика бюджетыннан 296,1 млн. сум акча бирелде. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр