ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Язучы Галимҗан Гыйльманов әдәби тәнкыйди фикерләр социаль челтәрләргә дә күчә дип искәртте
“Татар җыры” эстрада фестивале башланды
"Казан утларының" иске редакторы яңасына уңыш теләде
Данил Салихов алты хатын-кызга Татарстан Язучылар берлеге таныклыгы тапшырды
Татарстан чаңгычысы Анна Морковкина Төмәндә узган ярышта икенче булды

Авыл

Теләчедә киңәшмәнең пленар өлешендә терлекчелектәге эшчәнлеккә нәтиҗә ясадылар

1 декабрь 2017, 22:00

Теләчедә киңәшмәнең пленар өлешендә терлекчелектәге эшчәнлеккә нәтиҗә ясадылар Узган ел тормышка ашырылган проект – комбиазык заводы да киңәшмәдә катнашучыларда зур кызыксыну һәм соклану хисләре уятты.

(Теләче, 1 декабрь, “Татар - информ”, "Теләче", Фәнил Нигъмәтҗанов). Теләче районында авыл хуҗалыгына, аның да терлекчелек тармагына иң күп инвестиция керткән хуҗалыкларның берсе булып, җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” ширкәте санала. Биредә чираттагы киңәшмә узды, дип яза җирле басма.

Узган ел тормышка ашырылган проект – комбиазык заводы да киңәшмәдә катнашучыларда зур кызыксыну һәм соклану хисләре уятты. Элек әбиләребез мичтә пешерә торган икмәккә охшаган әлеге ризык сыерларга көнгә бер килограмм бирелә. Завод сәгатенә дүрт тонна комбиазык эшләп чыгара ала.

Авыл хуҗалыгында зуррак уңышларга ирешү өчен хезмәт һәм терлек асрау шартларын яхшырту зарур. Моның мөһимлеген аңлап, соңгы елларда республика авыл хуҗалыгы тармагында фермаларны төзекләндерү эше активлашып китте.

“Фермаларны капиталь ремонтлау һәм силос-сенаж траншеялары төзү” дип исемләнгән республика программасы буенча җаваплылыклары чикләнгән “Агролак”, “Алан” һәм “Игенче” ширкәтләрендә киң колачлы төзекләндерү һәм төзү эшләре башкарылды. Әкренләп булса да, бу эшкә җаваплылыгы чикләнгән “Теләче –Агро” ширкәте бүлекчәләре дә тартыла башлады. Мәсәлән, быел ширкәтнең Олы Мишә бүлекчәсендә, Ленин исемендәге тәҗрибә-җитештерү хуҗалыгында берәр төрак төзекләндерелде диелә район басмасында.

Шулай да соңгы өч елда районда авыл хуҗалыгына, аның да терлекчелек тармагына иң күп инвестиция керткән хуҗалыкларның берсе булып, җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” ширкәте санала. 29 ноябрь көнне әлеге ширкәт базасында узган киңәшмәдә дә бу факт муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов белән район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов тарафыннан билгеләп узылды.Узган ел биредә өч терлек торагы (ремонт чыгымнарының 30%ы дәүләт тарафыннан субсидияләнә) төзекләндерелде. 200 баш терлеккә исәпләнгән буаз сыерлар торагы һәм тудыру бүлеге, печән склады, комбиазык заводы төзеп куйганнар иде. Быел исә шул ук Казаклар авылында урнашкан терлекчелек комплексында хуҗалык исәбенә бер мең баш терлеккә исәпләнгән яшь бозаулар торагы, өч мең тонна сыйдырышлы ике силос чокыры төзеп куйдылар. Болар хакында кемдер язганны укуга, сөйләгәнне ишетүгә караганда, үз күзләрең белән күрү хәерлерәк . Яңа төзелгән яшь бозаулар торгындагы шартларны күргәч, кайберәүләр: “Торак йортны да мондый мөмкинлекләр белән төзеп булмый”, - дип әйтеп куярга мәҗбүр булды.

Чыннан да, бүген төзелешләр алып бармыйча, яңа инновацион технологияләр кертмичә генә, мул итеп сөт һәм ит җитештерүне күз алдына китереп булмый. Бүген эшче көчләрне түгел, җитештерүне арттыру хисабына нәтиҗәлелеккә ирешергә кирәк. “Игенче”дәге кебек яңарышлар турында халык: “Төзегәннең киләчәге бар”, - ди.

Салкын ысул белән бозаулар тәрбияләнәчәк торак иркен, якты һәм уңайлы.Терлекләрнең эчәр сулары автомат рәвештә электр энергиясе белән белән җылытыла.
Узган ел тормышка ашырылган проект – комбиазык заводы да киңәшмәдә катнашучыларда зур кызыксыну һәм соклану хисләре уятты. Шулай ук хуҗалык исәбенә төзелгән заводта бүген дүрт төрле азык хәзерләнә: савым сыерлары, буаз сыерлар, симертү терлекләре һәм яшь буазлар өчен. Биредә аксымнарга, витаминнарга һәм минералларга бай экструдат эшләп чыгаручы җиһаз монтажланган. Элек әбиләребез мичтә пешерә торган икмәккә охшаган әлеге ризык сыерларга көнгә бер килограмм бирелә. Завод сәгатенә дүрт тонна комбиазык эшләп чыгара ала.

Сөт җитештерү күләмен арттыруда сыерларның азык рационын баету аеруча мөһим роль уйнавын һәр белгеч, һәр җитәкче яхшы аңлый.

- Рапс, кукуруз, арыш, арпа һәм борчактан хәзерләнгән фураж сөт арттыруда беренче шарт булса, икенчесе берничә төрле ачыткыч белән күпьеллык үләннәрдән яшь, витаминлы чакта һәм мөмкин кадәр кыска срокта салынган силос, сенаж ашату сөт җитештерүне шактый күләмдә арттыра, - ди ширкәтнең баш зоотехнигы Илнур Гыйльметдинов.

Киңәшмәнең практик өлешендә катнашучылар югарыда телгә алынган инвестицион проектлар белән танышсалар, Казаклар авылы клубында узган пленар өлештә терлекчелектәге эшчәнлеккә нәтиҗә ясадылар, тәҗел мәсьәләләр турында сөйләштеләр. Бирегә авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, зооветеринария белгечләре, хисапчылар, крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре һәм авыл җирлеге башлыклары чакырулы иде диелә район басмасында.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр