ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Язучы Галимҗан Гыйльманов әдәби тәнкыйди фикерләр социаль челтәрләргә дә күчә дип искәртте
“Татар җыры” эстрада фестивале башланды
"Казан утларының" иске редакторы яңасына уңыш теләде
Данил Салихов алты хатын-кызга Татарстан Язучылар берлеге таныклыгы тапшырды
Татарстан чаңгычысы Анна Морковкина Төмәндә узган ярышта икенче булды

Сәясәт

Лавров Кырымның Россиянеке булуы турындагы теманы башка куертмаска чакырды

30 ноябрь 2017, 11:47

Лавров Кырымның Россиянеке булуы турындагы теманы башка куертмаска чакырды Россия Федерациясе тышкы эшләр министры бу хакта Италиянең Libero газетасына биргән интервьюсында белдерде.

(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ»). Кырым Россиянең бер өлеше булып тора, һәм бу теманы бүтән куертырга кирәкми. РФ тышкы эшләр министры Сергей Лавров Италиянең Libero газетасына биргән интервьюсында шулай дип белдерде. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

«Бу тема бөтенләйгә ябылды. Кырым халкы үз ихтыярын белдерде һәм тыныч юлны сайлады. Боларның барысы да безгә ярымутрауда гражданнар сугышын булдырмый калырга мөмкинлек бирде», - дип искәртте Лавров.

Ярымутрауны Россиягә кушу турында референдум 2014 елда узды. Күпчелек Кырымның Украинадан аерылуын яклап тавыш бирде.

Моңа кадәр Украинаның инфраструктура министры Владимир Омелян Кырымга күпер төзүне туктату өчен Россиягә карата яңа санкцияләр кертергә тәкъдим иткән иде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр