ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Язучы Галимҗан Гыйльманов әдәби тәнкыйди фикерләр социаль челтәрләргә дә күчә дип искәртте
“Татар җыры” эстрада фестивале башланды
"Казан утларының" иске редакторы яңасына уңыш теләде
Данил Салихов алты хатын-кызга Татарстан Язучылар берлеге таныклыгы тапшырды
Татарстан чаңгычысы Анна Морковкина Төмәндә узган ярышта икенче булды

Сәясәт

Рөстәм Миңнеханов Baring Vostok компаниясе вәкилләрен Татарстанга чакырды

29 ноябрь 2017, 18:57 , Фото: president.tatarstan.ru

Рөстәм Миңнеханов Baring Vostok компаниясе вәкилләрен Татарстанга чакырды Рөстәм Миңнеханов Baring Vostok белән хезмәттәшлек перспективалы булуын билгеләп үтте.

(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Baring Vostok компаниясе җитәкчелеге белән очрашты. Очрашу Лондонда Россия-Британия эшлекле форумы киңлекләрендә узды. Бу хакта президент матбугат хезмәте хәбәр итә.

Компания – СССРның элеккеге башка илләрендә турыдан-туры инвестицияләр белән шөгыльләнүче эре компанияләрнең берсе. Россиядә 1994 елдан бирле эшчәнлек алып бара.

Компания вәкилләре сүзләренчә, алар Россиядә эшчәнлек алып баруның зур перспективаларын күрәләр.

Рөстәм Миңнеханов Baring Vostok белән хезмәттәшлек перспективалы булуын билгеләп үтте. Ул компания вәкилләрен компанияләргә инвестицияләр кертү мөмкинлеген өйрәнү өчен, киләчәк хезмәттәшлек өлешендә диалогны җайга салу өчен Татарстанга килергә чакырды. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр