ҺАВА ТОРЫШЫ -9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Биткоин 25 процентка кадәр арзанайган
Татарстан 2017 елның хезмәт хаклары рейтингында тугызынчы урында тора
Коръәннең аудио-версиясе кабат чыгарылды
16 гыйнварның төп вакыйгалары – фото һәм сылтамалар
"Зенит" волейболчылары лидерлык өчен көрәштә Польшаның "Ястшембски" командасын отты

Җәмгыять

Путинның зур матбугат конференциясенә меңләп журналист аккредитация узган

29 ноябрь 2017, 14:27

Путинның зур матбугат конференциясенә меңләп журналист аккредитация узган Россия лидерының еллык зур матбугат конференциясе чит ил журналистларында да кызыксыну уяткан.

(Казан, 29 ноябрь, "Татар-информ"). Россия Президенты Владимир Путинның 14 декабрьдә узачак зур матбугат конференциясендә катнашуга журналистлардан меңләп гариза кабул ителгән. Бу хакта чәршәмбе, 29 ноябрьдә, гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләренә Президентның матбугат сәркатибе Дмитрий Песков сөйләде, дип хәбәр итә “Известия”.

Кремль вәкиле Президентның еллык зур матбугат конференциясе Россия һәм чит ил журналистларында кызыксыну уятуын билгеләп узган.

“Әзерлек тулы көчкә бара, безгә журналистлардан меңләп гариза керде инде. Иң активлар булып әлегә япон матбугаты бара, немецлар, америкалылар, кытайлар да күп. Сүз дә юк, Россия гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре дә шактый”, – дип сөйләгән Дмитрий Песков.

Искәртеп үтик, Президентның зур матбугат конференциясен уздыру вакыты 14 декабрь – пәнҗешәмбе көнгә билгеләнүе турында 21 ноябрьдә хәбәр ителгән иде. Шул вакытта ук Россия Президенты матбугат хезмәте һәм мәгълүмат идарәсе аккредитация һәм брифинглар департаменты зур матбугат конференциясендә катнашу өчен гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләреннән гаризалар кабул итә башлады.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр