ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Бәхетле балачак" балалар иҗаты интернет-бәйгесе башланды
Әлмәттә ике җиңел машина һәм “ГАЗель” йөк машинасы бәрелешкән
"Бигеш" аэропортыннан Санкт-Петербургка 499 сумга барып була
Әлмәт театры Казан гастрольләрен реалити-шоулы спектакль белән япты
Тимур Нагуманов икътисади җинаятьләрдә гаепләнүче эшмәкәрләрне сак астында тотуга каршы

Хәвеф-хәтәр

Әлмәт кешесе балигъ булмаганнарга карата җенси характердагы җинаять кылуда гаепләнә

28 ноябрь 2017, 10:38

Әлмәт кешесе балигъ булмаганнарга карата җенси характердагы җинаять кылуда гаепләнә Ир-ат үз гаебен тулысынча таныган, әмма күрсәтмәләр бирүдән баш тарткан. Җинаять эше судка тапшырылган.

(Казан, 28 ноябрь, «Татар-информ»). Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе тарафыннан 33 яшьлек Әлмәт кешесенә карата кузгатылган җинаять эшен тикшерү төгәлләнде. Аңа РФ Җинаять кодексының берничә маддәсе буенча гаепләү белдерелә.

Тикшерүчеләр фаразлавынча, 2015-2016 елларда ул социаль челтәрләрнең берсендә 11 яшьлек кыз һәм 14 яшьлек малайның ялган битләрен ачкан. Шулар ярдәмендә ир-ат 10-14 яшьлек балалар белән таныша һәм интернет ярдәмендә аларга карата сексуаль характердагы гамәлләр кылырга керешә. Аның гамәлләреннән барлыгы 56 бала (шуларның 51е – кызлар, 5се – малайлар) зыян күргән.

Гаепләнүченең җинаятьчел эшчәнлегенә зыян күрүчеләрнең берсенең әнисе кызын шәрә килеш үз-үзен фотога төшергән чагында күргәннән соң чик куелган. Кыз барысын да сөйләп биргән һәм җинаятьче кулга алынган.

Ир-ат үз гаебен тулысынча таныган, әмма күрсәтмәләр бирүдән баш тарткан. Җинаять эше судка тапшырылган.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр