ҺАВА ТОРЫШЫ -9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
16 гыйнварның төп вакыйгалары – фото һәм сылтамалар
"Зенит" волейболчылары лидерлык өчен көрәштә Польшаның "Ястшембски" командасын отты
Социаль ипотека программасы буенча түли алмаучыларны иҗтимагый комиссия тикшерә
Яшәү урыны булмаган белгечләргә авылларда ипотека буенча йортлар төзеләчәк
Разил Вәлиев: Мәрҗанине бишектән үк өйрәтә башларга кирәк

Спорт

Җиңелеп барсак та, нәтиҗәгә ирештек – Зиннәтулла Билалетдинов

27 ноябрь 2017, 22:52 , Фото: Ильнар Тухбатов

Җиңелеп барсак та, нәтиҗәгә ирештек – Зиннәтулла Билалетдинов "Ак Барс" командасы баш тренеры үз уенчыларын яхшы яктан гына телгә алды.

(Казан, 27 ноябрь, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). “Сочи” командасына каршы бүгенге уеннан соң уздырылган матбугат конференциясендә “Ак Барс” командасы баш тренеры Зиннәтулла Билалетдинов үз уенчыларын мактап кына телгә алды.

“Минем уйлавымча, егетләр яхшы эшләде. Хәтта, исәп буенча калышып барсак та. Җиңелеп барсак та, үз уеныбызны төзәттек һәм нәтиҗәгә ирештек”, – диде Билалетдинов.

Исегезгә төшерәбез, бүген Казанның “Ак Барс” хоккейчылары Континенталь хоккей лигасы даими чемпионатының чираттагы уенында читтә “Сочи” командасыннан өстен чыкты (3:1).


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр