ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Казан утларының" иске редакторы яңасына уңыш теләде
Данил Салихов алты хатын-кызга Татарстан Язучылар берлеге таныклыгы тапшырды
Татарстан чаңгчысы Анна Морковкина Төмәндә узган ярышта икенче булды
Авыл тормышын яктырткан әдәби әсәрләр конкурсына йомгак ясалды - исемлек
Дүрт татар язучысына дүрт әдәби премия тапшырылды - исемлек

Рәсми Татарстан

Казанда Идел елгасын саклау һәм пычрануына юл куймау мәсьәләсе тикшереләчәк

27 ноябрь 2017, 08:27

Казанда Идел елгасын саклау һәм пычрануына юл куймау мәсьәләсе тикшереләчәк Казан ярминкәсендә “Чиста су. Казан” дип исемләнгән VIII махсус күргәзмә һәм конгресс уздырыла.

(Казан, 27 ноябрь, “Татар-информ). 30 ноябрьдән 1 декабрьгә кадәр Казан ярминкәсендә “Чиста су. Казан” дип исемләнгән VIII махсус күргәзмә һәм конгресс уздырылачак, дип хәбәр итә Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы матбугат хезмәте.

Пленар утырыш “Татарстан территориясендә Идел елгасын саклау һәм пычрануына юл куймау” дигән темага багышлана. Катнашучылар республика су чыганакларын нәтиҗәле файдалану мәсьәләсен тикшерәчәкләр.

Шулай ук аерым темаларга түгәрәк өстәл утырышлары, республика су хуҗалыгы комплексы предприятиеләрнең баш инженерлары һзм экологлары белән бизнес-очрашулар, заманча технологияләр белән танышу планлаштырыла.

Конгресс эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, экология һәм төзелеш министрлары, башка рәсми затлар катнашыр, дип көтелә.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр