ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Казан утларының" иске редакторы яңасына уңыш теләде
Данил Салихов алты хатын-кызга Татарстан Язучылар берлеге таныклыгы тапшырды
Татарстан чаңгчысы Анна Морковкина Төмәндә узган ярышта икенче булды
Авыл тормышын яктырткан әдәби әсәрләр конкурсына йомгак ясалды - исемлек
Дүрт татар язучысына дүрт әдәби премия тапшырылды - исемлек

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов Россия - Берләшкән Гарәп Әмирлекләре комиссиясе утырышында катнашты

27 ноябрь 2017, 07:48 , Фото: prav.tatarstan.ru

Рөстәм Миңнеханов Россия - Берләшкән Гарәп Әмирлекләре комиссиясе утырышында катнашты Утырышта үзара хезмәттәшлек буенча берничә килешү имзаланды.

(Казан, 27 ноябрь, "Татар-информ"). Кичә, 26 ноябрьдә,  Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Абу-Дабига (Берләшкән Гарәп Әмирлекләре) эш сәфәре кысаларында Сәүдә, икътисадый һәм техник хезмәттәшлек буенча Россия - Әмирлекләр хөкүмәтара комиссиясенең VII утырышында катнашты. Чара Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре Тышкы эшләр һәм халыкара хезмәттәшлек министры Әбдалла Әл Нәхайян рәислегендә узды. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Утырыш башланганчы,  Россия - Әмирлекләр хөкүмәтара комиссиясе рәистәшләренең ике яклы очрашуы узды, анда яклар киләчәктә илләр арасындагы хезмәттәшлекне үстерү перспективалары турында фикер алыштылар.

Визит делегации Республики Татарстан во главе с Президентом Республики Татарстан Р.Н. Миннихановым в Объединенные Арабские Эмираты. Фото Марсель Бадыкшин

Россия - Әмирлекләр хөкүмәтара комиссиясе утырышын ачып, Денис Мантуров Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Россиянең Фарсы култыгы төбәгендә тышкы сәяси һәм сәүдә-икътисадый өлкәдә әйдәп баручы партнёрларының берсе булуын ассызыклады.

Министр билгеләп үткәнчә, үзара файдалы сәүдә-икътисадый, сәнәгать, инвестицион, гуманитар һәм мәдәни багланышларны эзлекле рәвештә киңәйтү ике илнең дә озак вакытлы мәнфәгатьләренә тулысынча туры килә; төбәк һәм глобаль дәрәҗәдә тынычлыкны, тотрыклылыкны саклауга хезмәт итә.

«Элегрәк Россия гражданнары өчен Гарәп Әмирлекләренә керүне гадиләштерү турында бик мөһим карар кабул ителгән иде, бу туризм активлыгын үстерергә ярдәм итте. Үз чиратыбызда без дә сезнең илдән Россиягә туристлар агымы артуын телибез», - диде Денис Мантуров.

Визит делегации Республики Татарстан во главе с Президентом Республики Татарстан Р.Н. Миннихановым в Объединенные Арабские Эмираты. Фото Марсель Бадыкшин

Министр Әмирлекләр территориясендә бөртекле ашлыкны саклау һәм эшкәртү буенча тиешле инфраструктура – Якын Көнчыгыш илләренә Россия ашлыгын тотрыклы рәвештә китереп торуны тәэмин итү өчен эре ашлык хабын формалаштыру мөмкинлеген карарга тәкъдим итте.

«Без киләчәктә гаять күп сыйдырышлы базарлар булачак технологик юнәлешләрне үстерүгә зур өметләр баглыйбыз. Шуңа күрә безнең ил хәзер пилотсыз җир өсте, авиация, диңгез транспорты, аддитив технологияләр һәм цифрлы икътисад өлкәсендә аеруча перспектив хәл ителешләрне актив әзерли», - диде министр.

Утырыш азагында  ике яклы берничә килешү имзаланды, диелә президент матбугат хезмәте хәбәрендә. 

Визит делегации Республики Татарстан во главе с Президентом Республики Татарстан Р.Н. Миннихановым в Объединенные Арабские Эмираты. Фото Марсель Бадыкшин

Визит делегации Республики Татарстан во главе с Президентом Республики Татарстан Р.Н. Миннихановым в Объединенные Арабские Эмираты. Фото Марсель Бадыкшин

Визит делегации Республики Татарстан во главе с Президентом Республики Татарстан Р.Н. Миннихановым в Объединенные Арабские Эмираты. Фото Марсель Бадыкшин


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр