ҺАВА ТОРЫШЫ -7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Татар җыры" эстрада фестивале җиңүчеләре билгеле - исемлек
Язучы Галимҗан Гыйльманов әдәби тәнкыйди фикерләр социаль челтәрләргә дә күчә дип искәртте
“Татар җыры” эстрада фестивале башланды
"Казан утларының" иске редакторы яңасына уңыш теләде
Данил Салихов алты хатын-кызга Татарстан Язучылар берлеге таныклыгы тапшырды

Икътисад

Россия финанслар министры киләсе елда хезмәт хакы үсешен вәгъдә итте

26 ноябрь 2017, 17:41

Россия финанслар министры киләсе елда хезмәт хакы үсешен вәгъдә итте Министр әйтүенчә, бигрәк тә бюджет өлкәсендә хезмәт куючыларның эш хакы сизелерлек артачак.

(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ»). 2018 елда Россиядә хезмәт хаклары 4 проценттан да күбрәккә артачак. Бу хакта РФ финанслар министры Антон Силуанов «Россия 1» телеканалының «Воскресный вечер» тапшыруы эфирында белдерде, дип яза ТАСС.

Шул ук вакытта бюджетта эшләүчеләрнең хезмәт хаклары 15-20 процентка артачак, кайбер тармакларда эш хакы моннан да күбрәк күтәреләчәк, дип өстәде финанслар министры.

Силуанов бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хаклары шактый артуын 2018 елның 1 ноябреннән  Россия Президенты Владимир Путинның 2012 елда имзаланган “май указлары” үтәлүе белән аңлатты.

Шул ук вакытта киләсе елда инфляция 3,7 процент (агымдагы елда 3,2 процент) тәшкил итәчәк, дип фаразлый Россия Финанслар министрлыгы.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр